«Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гражданнарның аерым категорияләрен һөнәри укытуну һәм өстәмә һөнәри белем бирүне оештыру чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр рәвешендә грантлар бирү турында» 2021 елның 13 мартындагы 369 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә гражданнарны укыту моделе билгеләнде.
Бөтен Россия Федерациясе территориясендә укыту программаларын координацияләүне өч федераль оператор башкарачак:
1. «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» АКБО (Ворлдскиллс Россия)»;
2. «Милли тикшеренү Томск дәүләт университеты» ЮҺБ ФДБМУ;
3. «Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе» ЮҺБ ФДБМУ.
Укуларны түбәндәге категория гражданнар узарга мөмкин:
- эш эзләүче гражданнар, шул исәптән эшсез гражданнар;
- 50 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр һәм пенсия алды яшендәге затлар;
- 3 яшькә кадәрге баланы карау буенча отпускта булган хатын-кызлар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче хатын-кызлар.
Уку узу өчен гариза бирү «Россиядә эш» порталында бирелә. Федераль операторлар һәм белем бирү оешмалары киселешендә төбәктәге белем бирү программалары исемлеге порталда урнаштырылган. Бүгенге көндә 400гә якын программа исәпләнә, әлеге исемлек хезмәт базары ихтыяҗларыннан чыгып актуальләштереләчәк.
Федераль операторларга укытуны оештыру чараларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан грантлар бирелә. Шул ук вакытта операторлар 4 117 кешене укытуны һәм укытылган гражданнарның кимендә 75 % ының эшкә урнашуын тәэмин итәргә тиеш.