«Өмет чаткысы» үзәгендә балалар белән эшләүнең яңа формаларын кулланалар

2021 елның 26 марты, җомга

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә М. И. Родинаның «Бусоград» уен технологиясе бик популяр. Методика куллану өчен гади, вакыт һәм матди чыгымнар таләп итми. Педагог үз эшендә куллана торган төп материал – сәйләннәр.

Методиканың авторы тарафыннан баланың сәләтен гомуми үстерүгә һәм билгеле бер осталыкны үстерүгә юнәлдерелгән бик күп төрле биремнәр эшләнгән. Сәйләннәр белән беренче танышканда ук балалар форма, төс, сан, күләм төшенчәләрен генә үзләштереп калмыйча, бу төшенчәләргә бәйле яңа сүзләр дә өйрәнә алалар. Сәйләннәрдән төрле фигуралар, предметлар ясарга була.

Тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренә караганда, технология балаларның танып-белү сәләтен генә түгел, иҗади сәләтләрен дә үстерергә ярдәм итә, аларның коммуникатив тәҗрибәсен баета, бу психик сәламәтлек үсешендә мөһим фактор булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International