«Гармония» үзәгендә балалар белән уен дәресләре үткәрәләр

2021 елның 26 марты, җомга

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы балигъ булмаган балалар белән «Гномс гаиләсе» дигән уен дәресе үткәрде. Дәреснең төп максаты – эмоциональ сфераны, хәтерне, ассоциатив фикерләүне үстерү.

Карточкалы уен ярдәмендә балалар кызыклы форматта хисләр дөньясын өйрәнә алдылар. Алар рәсем буенча ситуацияне тасвирладылар, карточкада нинди хисләр ясалуын белделәр.

Оештыручының сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларны үз эмоциональ халәтен аңларга, үз хисләрен күрсәтергә һәм башка кешеләрнең хисләрен аңларга өйрәтә, игелеклелек тәрбияли. Моннан тыш, дәресләр өстәл уеннары белән кызыксынуны да формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International