Эш бирүчеләр эшсезләрне эшкә урнаштыру өчен субсидия ала алачак

2021 елның 26 марты, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә: «2021 елда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда дәүләт ярдәме турында» 2021 елның 13 мартындагы 362 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә 2021 елда Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан эшсез гражданнарны эшкә урнаштыруга этәрү максатларында юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә субсидияләр бирү кагыйдәләре расланды.

Субсидия алу өчен эш бирүчегә мәшгульлек хезмәте органнарына «Россиядә эш» («Работа в России») порталының шәхси кабинеты аша гариза җибәрергә һәм эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру күздә тотыла торган буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар исемлеген күрсәтергә кирәк. Мәшгульлек үзәге тиешле кандидатларны сайлап бирәчәк. Аларны эшкә урнаштырганнан соң бер айдан эш бирүчегә эшкә урнаштырылган эшсез гражданнарның мәгълүматларын күрсәтеп гариза җибәрергә кирәк. Социаль иминият фондына гариза дәүләт мәгълүмат системасы аша тапшырыла.

Субсидия эш бирүченең эшкә урнаштырылган эшсез гражданнар арасыннан эшчеләргә хезмәт хакын түләү чыгымнарын өлешчә компенсацияләүгә юнәлдерелгән, алар түбәндәге критерийларга җавап бирергә тиеш:

а) 2021 елның 1 гыйнварына мәшгульлек үзәкләрендә эшсез гражданнар сыйфатында теркәлгән булырга;

б) мәшгульлек органнары тарафыннан эшкә урнашу өчен эш бирүчегә җибәрелгән датага эшсез булырга.

Субсидия һәр эшсез граждан өчен «Хезмәткә түләүнең минималь күләме турында» Федераль закон белән билгеләнгән минималь хезмәт хакы күләменең бюджеттан тыш дәүләт фондларына иминият кертемнәре суммасына арттырылган күләмендә бирелә. Субсидия эшкә урнаштыру датасыннан 1, 3 һәм 6 ай узгач бирелә.

Түләүләрнең операторы Социаль иминият фонды булачак. Ул эш бирүчене тикшерәчәк һәм бер, өч һәм алты ай узганнан соң хезмәткәрләрне идентификацияличәк.

Дәүләт ярдәме чараларын алу эш бирүче тарафыннан күрсәтелгән кагыйдәләр белән билгеләнгән шартларны үтәгән очракта мөмкин.

Субсидия бирүнең нәтиҗәсе булып эш бирүченең 2021 елның 15 декабренә эшкә урнаштырылган эшсез гражданнарның 80 % тан да ким булмаган өлешен саклап калу тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International