ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

19 мартта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча өчьяклы республика комиссиясе каршындагы Халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча координация советының чираттагы утырышын үткәрде. Чара ZOOM-конференция форматында узды.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә интеллект, аутистик спектр бозылулары булган 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен көндезге төркемдә чираттагы дәрес узды.

Тәтеш муниципаль районында 70 яшь һәм аннан да өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнарны барлау дәвам итә. Чаралар «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелә.

2021 нче елда Минзәлә районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә яңа юнәлешне тормышка ашыру башланды – бу интеллект бозылышы, аутистик спектр бозылышы булган 18-40 яшьлек кешеләр белән эш.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы С. В. Исмәгыйлева яшәүчеләр белән арт-терапия алымнарын кулланып коррекцияләү дәресе үткәрде. Чара шәхси потенциалны ачуга һәм яшәүчеләрнең коммуникатив күнекмәләрен арттыруга юнәлдерелгән иде.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

«Индиана» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 231 мең сумлык бурычын түләде.

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр Круглое Поле станциясендә тимер юл транспорты ведомство сагында булдылар.

Бүген Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында кешеләрне эвакуацияләү һәм шартлы янгын сүндерү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Чарада учреждение хезмәткәрләре һәм социаль хезмәт алучылар катнашты.

Заманча гаджетлар чорында ата-аналар баланы үстерү өчен мөһим булган ял төре – әкиятләр уку турында оныта бара. Күп кенә заманча әниләр үз балаларына смартфон бирүне өстен күрә, шулай итеп алар күпфункцияле аппаратка укытучы һәм мәдәни юнәлеш бирүче ролен тулысынча йөкли.

Зәй районында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә волонтерлар эшчәнлеге актив үсә. Әлеге эш кысаларында Зәй политехник көллиятенең «Profistail» волонтерлык отряды белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Балалар өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучыларга да, балалы гаиләләргә дә булышалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International