Питрәч районында янгын хәбәрчеләрен тикшерү буенча рейдлар үткәрәләр

2021 елның 26 марты, җомга

24 март көнне Питрәч районында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре һәм күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге белгече профилактик рейдлар оештырдылар. Алар социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә, күп балалы гаиләләрдә һәм мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнүче гаиләләрдә булдылар.

Күчмә чаралар кысаларында белгечләр йорт хуҗалыкларында автоном янгын хәбәрчеләренең эшкә яраклылыгын тикшерделәр. Гаилә әгъзалары белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары язылган белешмәлекләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International