«Өмет утравы» үзәгендә менталь инвалидлыгы булган кешеләр өчен клуб эшли

2021 елның 26 марты, җомга

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 18 яшьтән 40 яшькә кадәрге менталь инвалидлыгы булган кешеләр өчен «Үз юлың» клубы эшли. Клуб эшендә төрле техника һәм методикалар кулланыла, алар сәламәтлекләрендә менталь тайпылышлары булган кешеләргә социальләшергә мөмкинлек бирә.

Мисал өчен, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, социаль-көнкүреш күнекмәләрен яхшырту максатыннан, ике балигъ булмаган бала тәрбияләүче ялгыз ана белән дәрес үткәрделәр.

Белгечләр аңа даими рәвештә өй җыештырырга һәм тәртип сакларга кирәклеген аңлаттылар, чөнки менталь тайпылышлары булган күп кенә кешеләрнең үз-үзләренә хезмәт күрсәтү күнекмәләре формалашмаган. Яшь әни белән бергә белгечләр өйдә тәртип урнаштырдылар, кече яшьтәге балалар өчен ризыкны ничек дөрес итеп әзерләргә кирәклеген күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International