Тәтеш үзәк район хастаханәсе базасында озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча ведомствоара эшлекле киңәшмә узды. Әлеге чарада хастаханә һәм «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Район социаль яклау бүлеге башлыгы О. А. Колсанова һәм баш табиб Р. Р. Салаватуллин социаль яклау органнары һәм районның медицина оешмалары арасында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибе турында сөйләделәр. Озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру өчен җаваплы белгечләр профилактик, дәвалау һәм тернәкләндерү чараларының индивидуаль планын һәм медицина патронажы графигын тутыру тәртибен аңлаттылар. Чаралар үтәлеше турында айлык отчетны тутыру кагыйдәләренә җентекләп тукталдылар, шулай ук озак вакыт карауга мохтаҗ кешеләр турында үз вакытында мәгълүмат бирү кирәклеген билгеләделәр.