ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч оешмасында хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Шулай итеп, Кама Тамагы муниципаль районының «Камская агрофирмасы» ҖЧҖ 15 хезмәткәр алдындагы гомуми 952 мең сумлык бурычын түләде.
Казан шәһәренең «Маканта» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 169 мең сум түләде.
Тагын бер Казан оешмасы – «Квартал-Комфорт» ИК ҖЧҖ – 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 11 мең сумлык бурычын түләде.