Өлкән яшьтә вак моториканы үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бу киңәшкә колак салалар.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Мәдинә Хажарова «Актив озын гомерлелек» дигән мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәт алучылар катнашында чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Язгы каникуллар вакытында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенә бардылар, анда Балалар китабы атналыгына багышланган чаралар уза.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Аның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль активлыкны, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау тора.
Ел саен Теләче муниципаль районында «Чишмә» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә баралар.
«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал картасы килеп иреште.
Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Тәрбия доктринасы сайлауны билгеләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада 10 йөкле хатын-кыз катнашты.
Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге яшүсмерләрне өстенлекле эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр белән очрашу узды.
25 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Милләт хәзинәсе» татар милли мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.