«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә спорт чарасы уздырдылар

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

25 нче март көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Махсус Олимпиаданың «Яшь атлетлар» программасы буенча спорт чарасы уздырылды.

Балалар иртәнге гимнастика ясарга өйрәнделәр, спорт һәм туклану турындагы сорауларга җавап бирделәр, туп белән уйнадылар. Тәрбияләнүчеләр сәламәт яшәү рәвеше нәрсә икәнен һәм бу төшенчә үз эченә нәрсәләр алганын белделәр.

Балалар бик теләп яңа белем алдылар һәм аларны практикада кулландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International