«Исток-Башлангыч» үзәгендә «Хатирәләр юлыннан» технологиясе тормышка ашырыла

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

26 нчы март көнне Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече «Без ничек яшь идек...» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Венера Әхмәтшина тыл хезмәтчәне Камәрия Насретдинова янына барып кайтты. Ул социаль эш буенча белгечкә үзе, яшьлеге, катлаулы сугыш еллары турында сөйләде. Шулай ук Камәрия апа сугыштан соң хезмәт эшчәнлеге, сәяхәтләре турында сөйләде. Чара аңа үткәннәргә чумарга, аралашудан уңай эмоцияләр алырга мөмкинлек бирде.

Өлкән кеше белән очрашу учреждение тарафыннан тормышка ашырыла торган «Хатирәләр юлыннан» проекты кысаларында оештырылды. Аның максаты – өлкән кеше тирәсендә игелекле микроклимат булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International