Татарстанда «Торак-2021» операциясе кысаларында ведомствоара рейдлар үткәрелә

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, районның күзәтчелек эшчәнлеге һәм газ хезмәте бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә, «Торак-2021» янгын-профилактик операциясендә катнаштылар.

Рейд барышында социаль хезмәт алучылар белән электр җиһазларын һәм электр көнкүреш приборларын, мич җиһазларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрелде. Район халкына ашыгыч хезмәтләрнең телефон номерлары күрсәтлгән «Торак фондта янгын куркынычсызлыгы чаралары турында» дигән белешмәлекләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International