Узган җомгада Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит» дигән акция оештырдылар. Ул наркотикларга каршы дөньяга карашны формалаштыруга һәм наркоманияне профилактикалауга юнәлтелгән иде.
Шәһәр урамнарында социаль эш буенча белгеч Марина Вахрушева халык арасында сораштыру үткәрде һәм түбәнкамалыларның нинди гадәтләрне начар дип санауларын, аларның фикеренчә, организмга нинди һәвәслекләр начар йогынты ясавын белде. Белгеч балаларга «бер тәмле әйбер» татып карау тәкъдименә ничек җавап бирергә кирәклеге турында киңәш бирде.
Кешеләр әңгәмәдә актив катнаштылар. Алар барысы да тематик мәгълүмати буклетлар алдылар.