«Тормыш искиткеч!» программасын тормышка ашыру кысаларында, шулай ук социаль имин булмаган балалы гаиләләрне ачыклау һәм алар белән комплекслы эш алып бару максатыннан, 26 март көнне Тукай районы «Шәфкать» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Ләйсән Насыйрова балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Әлеге чарада төрле категория гаиләләрдән 12 балигъ булмаган бала катнашты.
Конкурс балаларның суицидаль үз-үзләрен тотышын профилактикалауга, тормышка уңай адаптация булдыруга юнәлдерелгән иде. Үз рәсемнәрендә балалар әйләнә-тирә дөньяны аның бөтен төрлелегендә сурәтләделәр. Иҗади ярышның һәр катнашучысы грамота һәм кечкенә генә бүләк алды.