Шушы көннәрдә Биектауның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә балигъ булмаган хокук бозучылар катнашында түгәрәк өстәл узды.
Чарада руханилар вәкилләре, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Л. А. Галиәскәрова, «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Л. Р. Галәвиева һәм Р. М. Зарипова катнашты.
Уңай атмосфера актив гражданлык позициясен формалаштыруга һәм балаларның хокукый нигезләрне өйрәнүгә кызыксынуына ярдәм итте. Чарада катнашучылар мондый очрашуларны традициягә кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, түгәрәк өстәл балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау буенча «Үзеңә ышан» республика максатчан программасын һәм Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелде.