Яшел Үзәндә вакансияләр ярминкәсенә 50дән артык кеше килде

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

25 март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр өчен вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды.

Чарада «Казан дәүләт казна дары заводы» КФП һәм «Йомшак контейнерлар фабрикасы» ҖЧҖ катнашты. Эш бирүчеләр эш эзләүчеләргә 24 вакансия тәкъдим итте: аппаратчы, транспортчы, махсус эшләнмәләр җыючы, 1С программисты, смена мастеры, экструдер машинисты, тегүче һ. б.

Кадрлар хезмәте вәкилләре вакансияләр ярминкәсендә катнашучыларны предприятиеләр эшчәнлеге белән таныштырдылар, төрле мәгълүмати материаллар тәкъдим иттеләр. Яшел үзәнлеләр алга таба рәсми эшкә урнашу белән уку мөмкинлеге турында белделәр.

Кече вакансияләр ярминкәсенә 52 кеше килде. Алар барысы да эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International