Яшел Үзәндә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл узды

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

25 нче март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында түгәрәк өстәл узды. Аның барышында кадрлар сайлау проблемасын хәл итүдә мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек итү формалары һәм ысуллары турында фикер алыштылар. Чарада мәгариф идарәсенә караган 10 учреждение вәкилләре катнашты.

Мәшгульлек үзәге белгечләре түгәрәк өстәлдә катнашучыларга Яшел Үзән районының хезмәт базары торышы, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре, персоналны сайлап алу өлешендә хезмәттәшлек формалары, вакытлыча эшләр оештыру, шул исәптән инвалидлыгы булган гражданнар өчен, социаль контракт кысаларында эшкә урнашуга бәйле рәвештә аз керемле гражданнарга матди ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча бер эш бирүче белән мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы гражданнар өчен түләүле иҗтимагый эшләр башкаруга килешү төзү турында сөйләшелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International