30 нчы март көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «ҖТКХ (Төзекләндерү)» АҖ, «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Сарман икмәге» ҖЧҖ, «СБК-Техносервис» ҖЧҖ һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
2021 елның 31 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 26 569 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 775 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,31 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 472 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 151 кешегә кимрәк.
«Балалар һәм яшүсмерләр китабы атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Арча балалар китапханәсенә күңел ачу уенына бардылар. Алар эрудицияләрен һәм артистлык сәләтләрен күрсәттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр.
Кичә, 30 нчы март көнне, Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә дәрес узды. Психолог Ольга Бывальцева һәм белгеч Наталия Кудряшова психологик-педагогик чаралар комплексы – аппликация техникасын кулланып мастер-класс һәм ком терапиясе оештырдылар.
Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган «Интеллектуаль марафон» дигән танып-белү сәгате узды. Марафонда мәктәп яшендәге балалар катнашты.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик мәгълүмати дәрес уздырылды. Ул сугыш елларында татарстанлыларның батырлыкларына багышланган иде.
Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Иппотерапия» технологиясен сынау бара.
29 нчы март көнне «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру максатыннан Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырдылар.
2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре түгәрәк өстәл оештырдылар. Чара Күн авыл мәдәният йорты китапханәсе мөдире Р. Г. Зарипова белән берлектә үткәрелде.