«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсендә булып кайттылар

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Язгы каникуллар вакытында Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар китапханәсенә бардылар, анда Балалар китабы атналыгына багышланган чаралар уза.

Китапханә хезмәткәрләре балалар өчен «Яраткан китап битләре буйлап» дигән әдәби викторина әзерләделәр. Чара башында балалар белән «Яраткан китаплардан башка дөньяда яшәп булмый» дигән күргәзмә-экспозициягә күзәтү үткәрелде. Аннан соң балалар янына әкият геройлары килде. Алар белән бергә балалар табышмаклар чиштеләр, конкурсларда һәм викторинада катнаштылар.

Тәрбияләнүчеләр вакытларын күңелле һәм мавыктыргыч итеп үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International