Баулы интернат-йортында озак вакыт карау системасының беренче уңай нәтиҗәләре күзәтелә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча актив эш алып барыла. Учреждение белгечләре тарафыннан социаль хезмәт алучыларга һәрьяклап ярдәм күрсәтелә һәм лаеклы карау гамәлгә ашырыла. Өлкәннәр белән индивидуаль эш өлкән кешеләрнең физик һәм эмоциональ хәленә уңай йогынты ясый.

Интернат-йортта социаль хезмәтләр алучыларны куркынычсыз һәм нәтиҗәле карау оештыру өчен махсус җиһазлар сатып алынган. Көн саен йөрүләр вакытында, уен бүлмәләрендә яшәүчеләр белән дәресләр үткәрелә. Мәсәлән, караучы М. М. Әскәрова хезмәт алучы В. А. Можаров белән хәрәкәт активлыгын үстерү буенча индивидуаль дәресләр үткәрә. Чаралар инде беренче уңай нәтиҗәләр бирә – гражданин мөстәкыйль рәвештә берничә адым ясый.

Баулы интернат-йорты белгечләре өлкән яшьтәге кешеләрнең чит ярдәмгә бәйлелеге сизелерлек кимүне билгеләп үтәләр. Бүгенге көндә озак вакыт карау системасы белән тәэмин ителгән 45 кешенең 8ендә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International