«Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләр «Милләт хәзинәсе» фестивалендә җиңделәр

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

25 март көнне Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Милләт хәзинәсе» татар милли мәдәнияте фестивалендә катнаштылар. Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Дүрт тәрбияләнүче «Татар милли ризыгы» конкурсында, «Традицияләргә тугрылык» номинациясендә катнашты. Приют тәрбиячесе Венера Гыймадиева җитәкчелегендә балалар кыстыбый, өчпочмак, гөбәдия һәм чәк-чәк әзерләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Асылташ» приютында тәрбияләнүчеләрне 1 урын өчен дипломнар белән бүләкләделәр. Балалар җиңү яулап кына калмадылар, талантлы кешеләр белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International