«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә мастер-класс үткәрделәр

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең социаль эш буенча белгече Мәдинә Хажарова «Актив озын гомерлелек» дигән мастер-класс үткәрде. Социаль хезмәт алучылар катнашында чара Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларны когнитив функцияләрне үстерүче Япон головоломкасы белән таныштыру.

Очрашуда катнашучыларга җиде яссы формадан үрнәкләр буенча билгеле бер фигуралар төзергә тәкъдим ителде. Геометрик фигуралар белән эшләү фикерләү эшчәнлеген активлаштыруга, игътибарны яхшыртуга ярдәм итте.

Мастер-класста дүрт кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International