«Өмет» үзәге психологы булачак әниләр белән дәрес үткәрде

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Тәрбия доктринасы сайлауны билгеләү» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чарада 10 йөкле хатын-кыз катнашты.

Очрашу башында булачак әниләр йөклелек вакытында стресска каршы көрәш техникаларын – Джекобсон буенча прогрессив мускул релаксациясен һәм Шульц буенча аутотренинг үзләштерделәр. Дәреснең төп өлешендә катнашучылар үз гаиләләрендәге балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләренә анализ ясадылар, үз балаларын нинди итеп күрергә теләүләре турында фикер алыштылар.

Дәрес ата-аналар компетентлыгын формалаштыруга, үз-үзеңне җайга салу дәрәҗәсен һәм стресска толерантлыкны арттыруга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International