Өлкән яшьтәге теләчелеләр янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж уза

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Ел саен Теләче муниципаль районында «Чишмә» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм газ хезмәте хезмәткәрләре белән берлектә ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләргә баралар. Гражданнарга барганда аларның йорт хуҗалыклары тикшерелә һәм йортларны карап чыгу актлары тутырыла. Бер үк вакытта өлкән яшьтәге гражданның чит ярдәмгә мохтаҗлыгы билгеләнә, социаль хезмәтләрнең гарантияләре, төрләре һәм формалары турында консультация бирелә.

Хәзерге вакытта Теләче районында 70 яшьтәге һәм аннан да өлкәнрәк 375 ялгыз яшәүче граждан исәпләнә. Янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажны 142 кеше узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International