Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәгендә 14-18 яшьлек балигъ булмаганнарны укудан буш вакытларында эшкә урнаштыру, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдәге яшүсмерләрне өстенлекле эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча эш бирүчеләр белән очрашу узды.
Кадрлар үзәге директоры Минсәгыйт Насертдинов эш белән тәэмин итү авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләргә матди ярдәм күрсәтү өчен шартлар тудыруны тәэмин итә, шулай ук хезмәткә намуслы мөнәсәбәт, эшче һөнәрләренә хөрмәт тәрбияли, дип билгеләп үтте.
Шулай ук эшсез гражданнарны социаль контракт кысаларында эшкә урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.
«АХ-Первомайский» ҖЧҖ җитәкчесе Ринат Хәмдиев җәмәгать һәм вакытлыча эшләрне оештыру буенча мәшгульлек хезмәте белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты. Ул 2020 елда күп балалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга субсидия алуы турында сөйләде.
Очрашуда Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының Икътисад, сәнәгать һәм сәүдә идарәсенең сәүдә һәм куллану хезмәтләре бүлеге башлыгы Дамир Хәбибуллин, 14 оешма вәкилләре һәм кадрлар үзәге хезмәткәрләре катнашты.