Өлкән яшьтә вак моториканы үстерүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында да бу киңәшкә колак салалар.
Палата шәфкать туташы Миләүшә Йосыпова социаль хезмәтләр алучылар белән даими рәвештә бармак гимнастикасы үткәрә, ул арыганлыктан арынырга ярдәм итә, игътибарны, хәтерне, хәрәкәтләрне координацияләүне һәм сөйләмне яхшырта. Шуның аркасында өлкән яшьтәге кеше үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм хәрәкәт итү сәләтен саклап кала.
«Бүген һәркем активлыкны һәм сәламәтлеген тирән картлыкка кадәр саклап кала ала. Моның өчен иренмәскә һәм сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен үтәргә кирәк», – ди социаль хезмәтләр алучы Тәүфыйк Галиуллин.