Баулы интернат-йортында инновацион технология тормышка ашырыла

2021 елның 30 марты, сишәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Актив озын гомер мәктәбе» инновацион технологиясе тормышка ашырыла. Аның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, социаль активлыкны, өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның физик һәм психик сәламәтлеген саклау тора.

Сәламәтләндерү программасы буенча интернат-йорт белгечләре көн саен социаль хезмәт алучылар белән саф һавада йөрү һәм дәресләр үткәрәләр. Программа физкультура дәресләренең заманча методикаларын, сулыш гимнастикасы элементларын, скандинавия йөрешен һ. б. кулланып, гражданнарны сәламәтләндерүгә исәпләнгән.

Аз хәрәкәтләнүче гражданнарга аерым игътибар бирелә. Алар белән гомуми ныгыту күнегүләре, сулыш гимнастикасы үткәрелә.

Үткәрелә торган эш нәтиҗәсендә тернәкләндерү хезмәтләренең сыйфаты арта, өлкәннәр һәм инвалидларның актив озын гомерлеге чоры арта, аларның үз-үзләренә хезмәт күрсәтү сәләте саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International