«Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмати системасына Югары Ослан муниципаль районының Яр буе Морквашы авыл җирлеге территориясендә яшәүче гаиләгә сигнал картасы килеп иреште.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Эльвира Сафиуллина балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия сәркәтибе Юлия Горбачева, опека һәм попечительлек органының баш белгече Светлана Сураева һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча инспектор Мария Иванова белән бергә гаиләгә бардылар. Чыгу барышында гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде, ата-аналар бурычларын үтәмәгән яки тиешенчә үтәмәгән өчен ата-аналарның җаваплылыгы турында хокукый мәгълүмат бирелде.
Балигъ булмаганнарның имин яшәү шартларын булдыру максатыннан, ата-аналар белән көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү буенча инструктаж үткәрелде, белешмәлек тапшырылды. Шулай ук гаилә ведомствоара социаль-тернәкләндерү консилиумы утырышына чакырылды.