«Астра» тернәкләндерү үзәгендә кинолекторий

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тематик мәгълүмати дәрес уздырылды. Ул сугыш елларында татарстанлыларның батырлыкларына багышланган иде.

Балалар якташларының батырлыклары, татарстанлыларның Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында бик күп кызыклы тарихи фактлар белделәр. Тәрбиячеләрнең хикәяләре видеоматериаллар белән үрелеп барды, бу дәресне тагын да үтемлерәк итте.

Соңыннан балалар сорауларга актив җавап бирделәр, ватандашларының батырлыгына сокландылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International