«Гармония» социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә яңа технология апробацияләнә

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә инвалид балаларны тернәкләндерүгә юнәлдерелгән «Иппотерапия» технологиясен сынау бара.

Шушы көннәрдә социаль педагоглар социаль хезмәт алучы ата-аналар һәм балалар өчен экскурсия оештырдылар. Белгечләр ата-аналарга иппотерапиянең файдасы турында сөйләделәр, ә ипподром хезмәткәре катнашучыларны атлар белән аралашканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аларны карау һәм ашату үзенчәлекләре белән таныштырды.

Аннан соң балалар Чупа-Чупс кушаматлы пони белән таныштылар. Балалар хайван артыннан күзәттеләр, аны сыйпадылар. Хайванга ияләнгәннән соң, балаларны понига утырттылар.

Ат абзарында булу балалар өчен шатлыклы вакыйга булды. Атлар белән мондый дәресләр мөмкинлекләре чикле балалар өчен төрле яклап дәвалау йогынтысы ясый: психологик процесслар активлаша, коммуникатив күнекмәләр яхшыра, стресс, борчу китә, социальләшү күнекмәләре үсә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International