2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан Питрәч районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре түгәрәк өстәл оештырдылар. Чара Күн авыл мәдәният йорты китапханәсе мөдире Р. Г. Зарипова белән берлектә үткәрелде.
Китапханә хезмәткәре социаль хезмәтләр алучыларга республика территориясендә яшәүче халыкларның мәдәни традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Р. Г. Зарипова тел – төп кыйммәтләрнең берсе, аннан башка халык булмаячак, дип билгеләп үтте.
Шулай ук чарада катнашучылар төрле халыкларның китаплары күргәзмәсе белән таныштылар. Очрашу татар мәкальләрен һәм әйтемнәрен белүгә бәйге белән тәмамланды.
