«Өмет чаткысы» үзәгендә тернәкләнүчеләр китапханәдә булып кайттылар

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

«Балалар һәм яшүсмерләр китабы атнасы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Арча балалар китапханәсенә күңел ачу уенына бардылар. Алар эрудицияләрен һәм артистлык сәләтләрен күрсәттеләр, сорауларга актив җавап бирделәр.

Әдәби уеннан соң тәрбияләнүчеләр башка балалар белән аралаштылар, балалар әдәбияты яңалыклары белән таныштылар, матур иллюстрацияләр карадылар.

Мондый чаралар, тәрбияче Инна Нурмиева сүзләренә караганда, иҗади фикерләүне үстерә, күзаллауны киңәйтә, уку белән кызыксынуны арттыра һәм китапка мәхәббәт тәрбияли. Моннан тыш, сәламәт яшьтәшләре белән уртак чаралар үзенчәлекле баланың эчке дөньясын һәм аның яшерен мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International