«Хыял» приютында тәрбияләнүчеләр интеллектуаль марафонда катнаштылар

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган «Интеллектуаль марафон» дигән танып-белү сәгате узды. Марафонда мәктәп яшендәге балалар катнашты.

Балалар ике командага бүленеп, үзара ярыштылар. Интеллектуаль марафон үз эченә эрудиция һәм логикага, проблемаларны хәл итә белүгә биремнәр, төрле мәсьәләләр хәл итүгә биремнәр, мәгълүмат белән эшләүне алды. Балалар логик һәм абстракт фикерләү сәләтен күрсәттеләр.

Мондый чаралар, оештыручылар сүзләренчә, шәхеснең интеллектуаль, эмоциональ-ихтыярый өлкәсен, шулай ук социаль күнекмәләр өлкәсен үстерергә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International