30 нчы март көнне Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә «ҖТКХ (Төзекләндерү)» АҖ, «Җәлил» агрофирмасы» ҖЧҖ, «Сарман икмәге» ҖЧҖ, «СБК-Техносервис» ҖЧҖ һәм Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты вәкилләре катнашында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Әлеге чарага 34 эшсез һәм эш эзләүче кеше килде. Аларга 20дән артык вакансия тәкъдим ителде.
Ярминкәгә килүчеләргә вакантлы эш урыннары һәм хезмәт шартлары турында мәгълүмат бирелде. Шулай ук чара барышында аларга «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында сөйләделәр.
Чарада катнашучыларның барысы да белешмә-мәгълүмати материаллар алды.