Татарстан Республикасы моношәһәрләрендәге эшсезлек дәрәҗәсе турында

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 2 472 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 151 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Яшел Үзән, Менделеевск һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 31 мартына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 579, 567, 81 һәм 275 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Түбән Кама (+26) һәм Кама Аланында (+8) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International