Республика эш бирүчеләре татарстанлыларга 45 меңгә якын вакансия тәкъдим итә

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

2021 елның 31 мартына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 26 569 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 775 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,31 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 833 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 212 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,59 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 796 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 39 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International