Минзәләдә менталь инвалидлыгы булган кешеләр өчен чираттагы дәрес уздырылды

2021 елның 31 марты, чәршәмбе

Кичә, 30 нчы март көнне, Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен көндезге төркемдә дәрес узды. Психолог Ольга Бывальцева һәм белгеч Наталия Кудряшова психологик-педагогик чаралар комплексы – аппликация техникасын кулланып мастер-класс һәм ком терапиясе оештырдылар.

Дәрес катнашучыларның эмоциональ фонын тотрыклыландыруга, кинестетик сизгерлекне һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Барлык тәкъдим ителгән биремнәрне дә алар бик теләп башкардылар.

«Син барын да булдырасың!» программасын тормышка ашыру кысаларында чираттагы дәрес 6 апрельгә планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International