Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин мәшгульлек үзәкләренең дистанцион эш режимын 2021 елның 31 июленә кадәр озайта торган карарга кул куйды. Карарларны төбәк җитәкчеләре эпидемиология хәленнән һәм төбәк хезмәт базарларының үзенчәлегеннән чыгып кабул итәчәк.
Кичә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә дәвалау физик культура буенча инструктор Зөһрә Закирова фитбол-гимнастика буенча мастер-класс үткәрде. Спорт дәресе терәк-хәрәкәт аппаратының төрле авыруларын профилактикалауга һәм коррекцияләүгә, мускул корсетын ныгытуга, өй шартларында даими рәвештә фитбол-гимнастика белән шөгыльләнүгә гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
31 мартта, Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат бирү көне алдыннан, ТР Иҗтимагый палатасы бинасында «Татарстанда аутистик спектр тайпылышлары булган балаларга ярдәм: тәҗрибә һәм тәкъдимнәр» темасына түгәрәк өстәл узды.
2 апрельдә Халыкара аутизм турында мәгълүмат тарату көне билгеләп үтелә. Шушы көн алдыннан 30 нчы март көнне Минзәлә районының «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Зажги синим» акциясе узды.
29 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты психологы Наталья Самаркина «Карандашлар тартмасы» дигән яңа социаль-педагогик тернәкләндерү программасы буенча шәхси дәресләр үткәрде. Дәресләр циклы кулларның вак моторикасын үстерүгә, саклауга һәм торгызуга, деменцияне һәм башка яшь проблемаларын профилактикалауга юнәлтелгән.
Спас районындагы «Рассвет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт тернәкләндерү кабинетында даими рәвештә чаралар уздырыла. 30 мартта «Тегү эше» юнәлеше буенча чираттагы дәрес узды.
29 нчы март көнне Кукмара районының мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә «Эш беткәч уйнарга ярый» дип исемләнгән мультипликацион фильм карау оештырылды. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.
Бүген Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәгендә Махсус Олимпиада программалары буенча укыту семинары узды.
29 нчы март көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең күчмә офисы Осиново авыл җирлеге Башкарма комитетына барып кайтты.
2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарына әзерлек кысаларында Дәрвишләр бистәсе акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында 30 мартта «Спорт экспрессы» чарасы узды.