Теләче районында өлкәннәргә ярдәм итү акциясе оештырылды

2021 елның 30 марты, сишәмбе

29 нчы март көнне «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» дигән социаль-гуманитар проектны тормышка ашыру максатыннан Теләче районының «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә «Янәшәдә өлкән кеше яши» дигән акция уздырдылар. Чара кысаларында яшьләр һәм белгечләр ялгыз яшәүче тыл хезмәтчәннәренә йорт яны җирләрен кардан чистартуда булыштылар.

Волонтерлар ялгыз Наҗия Фәттахова янына еш баралар. Шәхси йортларда яшәүче ялгыз өлкәннәр өчен мондый ярдәм бәяләп бетергесез. Балаларның игътибары һәм кайгыртуы өлкән яшьтәге гражданнарның кәефен яхшырта, иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра, рухи көч бирә. Ә яшь буын изге гамәлләр кылырга өйрәнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International