ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2021 ел
сишәмбе

Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Мәңгелек ут» дигән мастер-класс узды.

Наркоманияне, ВИЧ / СПИДны, җенси юл белән йога торган авыруларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта төркемле профилактик дәрес үткәрде. «Яшьләр сәламәтлеге һәм үсеше» курсы кысаларында узган чарада 15 яшүсмер катнашты.

30 апрельдә Казан шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре булып китте. Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында хезмәткәрләр һәм ата-аналар белән вакытында иммунлаштыру һәм вакцинацияләү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде.

Апрель башында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында «Туган илем – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте.

Шушы көннәрдә Мамадыш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Бердәм Россия» партиясе депутатлары булып китте. Булат Әхмәтгаянов җитәкчелегендә кунаклар тыл хезмәтчәннәре Миңсылу Шиһап кызы Бариева һәм Пелагия Ивановна Иванованы Җиңү көне белән котладылар.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Менделеевскиның «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Язгы игелек атнасы» ел саен үткәрелә торган «Ярдәм кулы» дигән волонтер акциясе белән тәмамланды.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.

Кичә Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен янгын бүлегенә экскурсия оештырылды. Россия янгын сагы хезмәткәрләре көне алдыннан балалар янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак таныша алдылар.

Казанда социаль хезмәт күрсәтү белгечләрен һөнәри эшчәнлектә диагностика инструментларын һәм коррекцион методикаларны куллану буенча мастер-классларда укыту дәвам итә.

Шушы көннәрдә Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында «Ничек даһи булырга» дигән темага фәнни эстафета үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International