Апрель башында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы гаиләгә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында «Туган илем – Татарстан» дигән балалар рәсемнәре конкурсы игълан итте. Конкурсның максаты – балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм тәрбияләнүчеләрнең туган як турындагы белемнәрен системалаштыру.
Бәйгедә Министрлык карамагындагы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә хезмәт алучы 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар катнаша ала. Эшләр 10 майга кадәр кабул ителә.
Теләче районы «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге карамагындагы балалар конкурсның төрле номинацияләрендә актив катнашалар. Балаларның эшләренә карап, бүлекчә белгечләре аларда туган якның матурлыгы һәм күптөрлелеге чагылыш табуын сокланып билгеләп үтә. Балаларның рәсемнәре эчтәлеккә генә түгел, техник алымнарга да бай. Алар төрле техникаларда башкарылган.