Менделеевск районында Язгы игелек атнасы тәмамланды

2021 елның 30 апреле, җомга

Менделеевскиның «Өмет Яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Язгы игелек атнасы» ел саен үткәрелә торган «Ярдәм кулы» дигән волонтер акциясе белән тәмамланды.

Акциянең максаты – өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга игътибар, аңлау, күңел җылысы һәм шатлык бүләк итү.

Акция кысаларында социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар йорт яны территорияләрен һәм социаль хезмәт алучыларның йорт яны участокларын тәртипкә китерделәр, шәһәр карамагындагыларның шәхси йорт ишегалларын коры үләннән чистарттылар һәм чүп-чар җыйдылар.

Ветераннар башкарылган эшләрдән канәгать калдылар һәм акциядә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International