«Умырзая» үзәге карамагындагы балалар янгын бүлегенә барганнар

2021 елның 30 апреле, җомга

Кичә Минзәләнең «Умырзая» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагы балалар өчен янгын бүлегенә экскурсия оештырылды. Россия янгын сагы хезмәткәрләре көне алдыннан балалар янгын сүндерүче һөнәре белән якыннанрак таныша алдылар.

Янгын сагы бүлеге хезмәткәрләре Рөстәм Вәлиуллин һәм Ильвир Закиров балалар белән әңгәмә кордылар, янгын сүндерүченең махсус киеме белән таныштырдылар. Балалар зур канәгатьләнү белән шлемны карадылар, машиналарны карадылар, кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Мондый экскурсияләр үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур әһәмияткә ия. Мондый чаралар ярдәмендә төрле һөнәр вәкилләренә хөрмәт кенә түгел, ә үсмерләргә һөнәри юнәлеш бирү дә формалаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International