Шушы көннәрдә Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгече Снежана Горбунова Россия Федерациясендә фән һәм технологияләр елы кысаларында «Ничек даһи булырга» дигән темага фәнни эстафета үткәрде. Әлеге чарада 11 социаль хезмәт алучы, шул исәптән «Волонтер» үзәгеннән 2 волонтер катнашты.
Дәрес эстафета формасында узды. Укучылар тарихчылар, кунаклар, галимнәр, журналистлар һәм әдәбият белгечләре командаларына бүленделәр. Тарихчылар ролендә чыгыш ясаган катнашучылар тыңлаучыларга бөек галимнең тормышыннан кызыклы тарихи фактлар турында сөйләделәр. Журналистлар Михаил Ломоносовның рәсем сәнгатенә, химиягә, физикага һәм әдәбиятка нинди өлеш кертүе турында мәгълүмат бирделәр.
Фәнни эстафетада катнашучылар югары активлык күрсәттеләр. Галимнең шәхесе укучыларда зур кызыксыну уятты. Дәрес барышында балалар Россия фәненең казанышлары, илебез тикшеренүчеләренең дөнья фәненә керткән өлеше турында белемнәрен тирәнәйттеләр.