Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 1 нче май –Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 нчы май – Җиңү көне эшләми торган бәйрәм көннәре булып санала.
Шулай ук Татарстан Республикасы Президентының «2021 елда Ураза бәйрәмен һәм Корбан бәйрәмен уздыру көннәрен билгеләү турында»гы 10.02.2021 ел, 115 номерлы Указы нигезендә 2021 елның 13 мае – Ураза бәйрәме башлануга туры килә торган көн – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
Шулай итеп, 1 майдан 3 майга кадәр, 8 майдан 10 майга кадәр, 13 май ял көннәре булып санала, эш атнасы 4 майдан 7 майга кадәр дүрт көнгә кыскара, ә 11 майдан 12 майга кадәр эш атнасы, 14 май өч көнгә кыскара.
Россия Федерациясе Президентының «Россия Федерациясе территориясендә 2021 нче елның май аенда эшләми торган көннәр билгеләү турында» 2021 нче елның 23 нче апрелендәге 242 нче номерлы Указы нигезендә 2021 нче елның 4 нче маеннан 7 нче маена кадәр хезмәт хакын саклап калып, эшләми торган көннәр булып санала.
Халык хакимияте органнары, башка органнар һәм оешмалар 2021 елның 1 маеннан 10 маена кадәр әлеге органнар һәм оешмалар эшчәнлеген тәэмин итә торган хезмәткәрләр санын мөстәкыйль билгели.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 95 маддәсе нигезендә эшләми торган бәйрәм көне алды эш көне яки сменаның дәвамлылыгы бер сәгатькә кими.
30 апрельдә, 12 майда эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.