Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә Европа иммунлаштыру атнасы тәмамланды

2021 елның 4 мае, сишәмбе

30 апрельдә Казан шәһәренең мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» тернәкләндерү үзәгендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәре булып китте. Европа иммунлаштыру атнасы кысаларында хезмәткәрләр һәм ата-аналар белән вакытында иммунлаштыру һәм вакцинацияләү мәсьәләләре буенча әңгәмә үткәрелде.

Аксубай район мәдәният йортында «Вакцина – йогышлы авыруларны профилактикалау, яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) каршы вакцинацияләү» дигән семинар-киңәшмә узды. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Алексеевск, Чирмешән районнарында территориаль бүлеге башлыгы вазифаларын башкаручы Гүзәл Әхмәтҗанова очрашуда катнашучыларга вакцинацияләүнең әһәмияте турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International