14 майда «Әкият» Балалар үзәгенең концерт залында (Петербург ур., 57 йорт, 1 кат) «Э-моция» Иҗат инклюзив студиясенең «Диалоги» инклюзив спектакленең премьерасы узачак. Башлана 19.00 сәгатьтә.
4 май көнне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова Буа муниципаль районында булып кайтты.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова эш сәфәре белән Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында булды. Ул социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары белән танышты.
Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды грантына ия булган «Мин әни» социаль проекты кысаларында әниләр өчен адаптив бүлмә ачу тантанасы булып узды.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр һәм эшләүчеләр «Старость в радость» Хәйрия фонды тарафыннан оештырылган онлайн-фестивальдә катнаштылар. Чарада шулай ук илнең башка төбәкләреннән психоневрологик интернатларда яшәүчеләр дә катнашты.
«Куркынычсызлык һәм хезмәтне саклау – 2021» (БИОТ-2021) 25 нче юбилей Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә һәм эшлекле форумының төп мәйданы «Экспоцентр» үзәк күргәзмә комплексы булачак.
«Трубостройинжиниринг» ҖЧҖ 168 хезмәткәр алдындагы гомуми 9 145,922 мең сумлык бурычын түләде.
Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Л. Ш. Вәлиева Яр Чаллы политехник көллиятендә беренче курс студентлары белән узган очрашуда катнашты.
«Оныклар кунакта» – ялгыз сугыш, тыл, хезмәт ветераннарының социаль активлыгын һәм психологик сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән комплекслы проект.
Шушы көннәрдә Тәтеш районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында компьютер грамоталылыгы буенча чираттагы дәрес узды. Тәрбияче Наталья Самаркина өлкәннәргә дистанцион электрон тавыш бирү системасында Гомумроссия өйрәнүләре турында сөйләде.