Наркоманияне, ВИЧ / СПИДны, җенси юл белән йога торган авыруларны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ольга Плаксина 11 нче социаль участокта төркемле профилактик дәрес үткәрде. «Яшьләр сәламәтлеге һәм үсеше» курсы кысаларында узган чарада 15 яшүсмер катнашты.
Бер-берсен сәламләгәннән соң, дәрестә катнашучылар «СПИД тирәсендә мифлар» дигән дискуссиягә керештеләр. Чара мәгълүмати блок белән дәвам итте. Балалар бик теләп «Кадерле Маша апа» уенында катнаштылар, аның барышында алар аралаштылар, карарлар кабул иттеләр, мәхәббәткә, җенси мөнәсәбәтләргә, ВИЧ һәм СПИДка карата үз карашлары белән уртаклаштылар.