Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына багышланган «Мәңгелек ут» дигән мастер-класс узды.
Дәрес башында балалар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең һәр кеше тормышында әһәмияте турында фикер алыштылар. Балалар һәлак булган геройларны, аларның батырлыкларын, фашизм корбаннарын искә алу символы булган Мәңгелек ут макетын ясарга булдылар.
Чара балаларның күзаллауларын, сәнгати зәвыгын һәм кулларның вак моторикасын үстерүгә ярдәм итте. Кул эшләре ясау балаларда патриотизм хисе тәрбияләде. Тәрбияләнүчеләр совет кешеләренең фронттагы һәм тылдагы батырлыкларына соклануларын белдерделәр һәм геройларның батырлыгын истә тотарга вәгъдә иттеләр.